ГИБРИД и. лат. биол. 1. Хайваннарны яки үсемлекләрне гибридлаштыру, катнаш кушылдыру нәтиҗәсендә барлыкка килгән организм. Тын океан яр буеның көньяк өлешендә (Калифорниянең сугарыла торган җирләрендә) апельсиннар, лимоннар, грейпфрутлар (лимон белән апельсин гибриды), дөге, шикәр чөгендере игелә. Чит илләрнең экономик географиясе. Бу гибрид генетик яктан төрдәш булмаган формаларны кушылдыру нәтиҗәсендә туа. Казан утлары

2. с. мәгъ. Кушылдыру нәтиҗәсендә барлыкка килгән. Гибрид грейпфрутлар ничек тәмсез булса, боларның каннары кушылу нәтиҗәсендә дөньяга килгән «җимешләр дә» шундый ук «чиле-пешле» була торгандыр. З.Хөснияр



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә