ГЕ’ТТО и. ит. 1) Урта гасырларда Европада һәм фашистлар Германиясендә яһүдиләр яшәү өчен махсус аерымланган, изоляцияләнгән шәһәр районы. Өстән Варшава геттосы буенча замполитларга үзләре өчен генә информация килде, ләкин яралыларга сөйләшмәскә кушылган иде. Х.Камалов. Аронның авыр кайгысы турында да сөйләделәр: барлык туганнары Киевта яһүдләр геттосында һәлак булган икән. З.Фәтхетдинов

2) Сирәгрәк дискриминацияләнгән милли азчылыклар урнашкан районнарны билгеләү өчен кулланыла. Негр геттосы



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә