ГЕТР и. фр. Аякны тубыктан тезгә кадәр каплый, җылылык өчен аяк киеме өстеннән киелә торган җылы оек төре. Өстенә күн тужурка, башына зур кепка, аягына гетр киеп йөри торган урта буйлы сөйкемле бу егет белән сөйләшүе бик күңелле. Җ.Фәйзи