ГЕСТА’ПО и. нем. Фашист Германиясендә яшерен дәүләт полициясе, фашизмның төп террористик оешмаларының берсе. Ә гестапоның төп максаты – СССРның оборона сәләтен какшату, беренче чиратта, армиянең үзендә, шулай ук фән һәм техника өлкәсендә иң яхшы совет кадрларын юк итү. Д.Шәрәфетдинов. Гестапо шымчылары зур зыян китергәнлектән, отряд җитәкчеләре партизаннар хәрәкәте үзәк штабыннан ярдәм сорарга мәҗбүр булганнар. З.Фәтхетдинов. Очучылар арасында гестапо йортын дөмбәсләгән Казан егете Алексей Федоров, Советлар Союзы Герое Тамерлан Ишмөхәммәтов, әле 1941 елда ук Берлинны бомбага тоткан полковник Гали Борһан һәм башкалар дан казана. Татарстан тарихыннан хикәяләр |