ГЕ’РЦОГЛЫК и. 1) Герцог дәрәҗәсе, герцог титулы
2) Герцог тарафыннан идарә ителә торган феодаль дәүләт. Тоскана герцоглыгы X гасырда Италия музыка культурасының үзәге ролен уйный башлый. К.Гыйззәтов
3) Бер герцогның җир биләмәләре