ГЕ’РЦОГ и. нем. тар. 1) Борынгы германнарда сайланып куела торган хәрби юлбашчы, соңрак – ыруг башы. Оттон вакытлыча хәлсезләндерә һәм буйсындыра алган герман кабиләләренең элеккеге башлыклары – герцоглар – акрынлап корольдән бәйсезлек алуга ирешәләр. Урта гасырлар тарихы

2) Урта гасырларда феодаль иерархиядә корольдән кала беренче урында торган эре феодал, зур бер өлкәнең хуҗасы. Операның төп эчтәлеге исә мондый: Брабанд герцогы кызы Эльзаны энесен үтерүдә гаеплиләр. Т.Әйди. Король герцоглар һәм графлар өчен сеньор була ---. Бер баскыч түбәнрәк герцог һәм графларның вассаллары – бароннар һәм виконтлар тора. Урта гасыр тарихы. Эре феодаллар (герцоглар һәм графлар) «король бары тик тигез хокуклылар арасында гына беренче» дип саныйлар һәм вакыт-вакыт аның боерыкларына буйсынмыйлар да. Урта гасырлар тарихы

3) Көнбатыш Европада иң югары дворян титулларының берсе. Англия герцогларының берсе үткәргән тантаналы кичә вакытында табында кытай савытына тутырылган кара салат бөтен кешенең дикъкатен үзенә тарта. Робинзон эзләреннән



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә