ГЕРОЛЬД и. нем. Көнбатыш Европада Урта гасырларда корольнең яки феодалның әмерләрен җиткерүче, мәҗлесләрдә һәм турнирларда кагыйдәләр үтәлүе өчен җаваплы кеше. Махсус сөрән салучылар – герольдлар – ярышта катнашучы рыцарьларның исемнәрен игълан итә. Урта гасырлар тарихы |