ГЕРОЙЛЫК и. 1) Тиңдәшсез батырлык, кыюлык, баһадирлык. Андый китапларда шторм вакытында диңгезчеләр геройлык күрсәтәләр. М.Юныс. Әнә нинди зур һәм күпме геройлыклар эшләү мөмкинлекләребез файдаланып җиткерелми тора?! Казан утлары 2) Зур ихтыяр көче, тәвәккәллек, кыюлык таләп итә торган гамәл. Геройлыкмы соң ул китап язу? Менә шушындый сорауларга җавап эзли башласаң – беттең. М.Юныс. Тарих, филология өлкәсендә, идеологиядә корбаннар китте. Моны Өлкә комитетының идеология бүлеге башында торучылар үзләренә бер геройлык санап алга таба өстерәделәр, яңа корбаннар сорадылар. М.Мәһдиев 3) күч. Килешмәгән кыланыш, тәртипсезлек, гаеп эш |