ГЕРОЙ и. гр. 1) Борынгы грек мифологиясендә: әтисе – Алла, әнисе – гади Җир кешесе, яки әтисе – гади Җир кешесе, әнисе – Алиһә булган, көче, батырлыгы һ.б. сыйфатлары белән гади кешеләрдән аерылып торган зат (мәс., Геракл, Ахиллес). Тесей борынгы Грециянең иң шөһрәтле геройларыннан саналган. М.Мәһдиев. Борынгы заманны ихтирам итүчеләр монастырьларның идән асларыннан борынгы кулъязмаларны эзләп табалар, грек аллаларының һәм геройларының җиргә күмелеп калган таш сыннарын казып чыгаралар. Урта гасырлар тарихы 2) Батырлыгы, кыюлыгы, тәвәккәллеге белән башкалардан нык аерылып торган кеше; батырлык күрсәткән кеше, батыр, каһарман. Алар куркуны, үлемне онытып, дошманга каршы ташланалар, аны чигенергә мәҗбүр итәләр. Шундый чын геройларның берсе безнең арада да бар. Х.Камалов. Бәлкем, ул билгесез герой менә хәзер дә аларны күзәтәдер. И.Салахов 3) Гадәттән тыш батырлыгы, каһарманлыгы өчен, Советлар Союзы Герое исеменә лаек булган һәм Алтын Йолдыз белән бүләкләнгән кеше. Аның белән бер ротада сугышкан --- бик күпләргә орден-медальләр биргәннәр, командирларына «герой» бирелгән, Котдус Мөхетдиновны исә --- бер айга ялга җибәргәннәр. Н.Фәттах. Менә гимнастёрка түшенә Алтын Йолдыз кадаган герой абый күренде. Г.Нәбиуллин 4) Әдәби әсәрнең төп персонажы, әдәби каһарманы. --- дастан геройлары белән конкрет тарихи шәхесләр арасында абсолют тәңгәллек билгесе куеп булмый. М.Госман. Үзен ул укытучы тасвирлаган геройлар арасында хис итә. Ф.Яруллин. --- мин героемның эчке дөньясын тудырырга тырыштым, ә тышкы дөньясын тудыру минем өчен берни тормый ---. М.Маликова 5) Үз чорының, тарихи эпоханың типик вәкиле булган, чорының иң үзенчәлекле билгеләрен алган кеше. Гражданнар сугышы геройлары турында спектакль куябыз. Х.Вахит. Алар --- сәнгать, әдәбият, музыка дигән матур исемнәр астында яңа дөнья, яңа кеше яратмак булалар, шул уйдырма геройларга табыналар ---. Р.Вәлиев. Дөньяны шаккатырып һәм калтыратып тоткан заман геройлары искә алынган персонажлардан гыйбарәт түгелме? Казан утлары 6) Халыкны берәр нәрсә белән шаккатырган, игътибарын җәлеп иткән кеше. Әгәр кем дә булса аэропланны төшкән җайга тотып ала алса, ул инде шул көннең героена әверелә, аэроплан аныкы була. Р.Вәлиев 7) күч. Куркак. Ул үз тавышын үзе танымады: «Минем партбилетым кирәкмени сезгә, тыл герое?» М.Мәһдиев |