ГЕРОИ’НЯ и. рус Герой хатын-кыз; к. герой. Режиссура яшь артисткага быел --- А.Островскийның «Бирнәсез кыз» трагедиясендәге героиня – Лариса ролен тапшырды. Г.Ахунов. Героиняны читләтеп характерлаучы деталь буларак, тәңкә карлар темасы бөтен поэма буена сузыла. Р.Мостафин. Рафаил абый [Төхфәтуллин] гөлләргә, чәчәкләргә шулкадәр гашыйк, хәтта аның әсәрләрендәге героиняларның исемнәре дә «гөл» белән башлана. А.Хәсәнов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә