ГЕРО’ИК с. 1) Героизмны белдергән, асылы героизм булган, геройлыктан гыйбарәт. --- халык өстенә ябырылган фаҗига [язучыларның] иҗатка дәртләрен, ил язмышына ышануларын сакларга булышты, героик башлангыч талант күзәнәкләрен ачып җибәрде ---. Т.Галиуллин 2) Геройларча башкарылган, батырларча үтәлгән. --- героик эшләр белән янәшә үк безнең тормышта көн саен, сәгать саен һаман үзен күрсәтеп килә торган тырышлык та бар бит әле. Г.Бәширов. Әтиләре Газиз ага 1942 елны Сталинград өчен барган героик көрәштә батырларча үлеп кала. Э.Мөэминова 3) Батыр, кыю, геройлык күрсәткән. Андый роль сирәк була. Аңлыйсызмы, шундый героик хатын-кыз образы ---. М.Маликова 4) Геройларны һәм алар күрсәткән батырлыкларны сурәтли торган. Күңелемнән ниндидер героик вакыйгалар чыгарам, күңелдән гаҗәеп әсәрләр язам, хәтта, шулар белән җенләнеп, керәсе капкаларымны узып китәм. А.Расих. --- героик чор, героик характерлар белән беррәттән, яңа әсәр яңача фикер йөртү, яңа форма да таләп итәчәк. М.Хәсәнов. Китап угыз баһадирларының басып алган Кавказ җирләрендә кяферләргә каршы сугышкандагы батырлыклары турында героик дастаннар циклын тәшкил итә. Казан утлары |