ГЕРМА’НИЙ и. лат. хим. Иң кыйммәтле ярымүткәрүчән материаллардан саналган, аксыл соры төстәге, Ge символы белән белдерелә торган химик элемент. Озынлыгы l = 2 см, киңлеге b = 1 см, калынлыгы a / 0,5 см n – тибындагы германий пластинасы сагнит индукциясе сызыкларына перпендикуляр итеп урнаштырыла. Физикадан мәсьәләләр җыентыгы. Мәсәлән, кристаллик матдә булган германийда һәм кремнийда атомнар үзара дүртәр электрон белән бәйләнгән булалар. Серле кристаллар. Мәсәлән, германийның саф хәлендә бик яхшы ярымүткәргеч икәнлеге беленмәгән булса, ул кайдадыр шунда читтә калган булыр иде. Химиянең киләчәге



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә