ГЕРМАН и. 1) сөйл. Алман, германияле, немец. – Иптәшләр! Яман хәбәр килде: германнар безгә каршы сугыш башлаган! – диде. Г.Ахунов. Бу дүрт кырлы күгәрек штык белән шул ук бабай ундүртенче елдан унҗиденче елга хәтле германнар белән сугышып йөргән. Ә.Гаффар. Төз гәүдәле, озын сыйраклы, пөхтә киемле герман армиясе фельдмаршаллары, генераллары танкларын, тупларын тыныч йокыда җәелеп яткан Россия кырларына кертә ---. М.Мәһдиев

2) Үзәк һәм Төньяк-Көнбатыш Европада яшәгән, охшаш телләрдә сөйләшкән халыкларның гомуми атамасы, макроэтнонимы. Атилла үлгәч, элек уллары кулыннан икътисади яктан утраклы вә мәдәни булган күршеләре германнар аларга каршы коралландылар ---. Г.Гобәйдуллин. Шул ук вакытта нигез этнонимнарга М.А.Членов макроэтнонимнарны да, ягъни югарырак этник гомумилекне белдерә торган атамалары да кертә (мәсәлән, славяннар, төркиләр, германнар һ.б.) Ә.Кәримуллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә