ГЕРКУЛЕС и. лат. 1) Атлетларныкы кебек матур таза гәүдәле һәм физик көчле ир кеше (борынгы грек мифологиясендәге Геракл исеменең латин вариантыннан). Кемнәр алар бу сафта бара? – Прометейлар, Геркулеслар бара, Спартаклар, Кировлар бара! Х.Туфан 2) астр. Һаваның төньяк ярымшарында урнашкан бер йолдызлык исеме 3) Яньчелгән солы бөртекләреннән гыйбарәт ярма. Берсендә, мәсәлән, [балык] суалчанга яхшы чиртә, икенчесендә арпа ярмасына эләгә, кайсысындадыр геркулеска менә мо-ондыйларны чыгаралар ---. Д.Гыйсметдинов. Солы орлыгыннан талкан, солы ярмасы, геркулес һәм башка продуктлар әзерлиләр, аны терлек азыгы культурасы итеп тә файдаланалар. Биология |