ГЕРБА’РИЙ и. лат. 1) Өйрәнү һәм системага салу максатыннан махсус җыеп киптерелгән үсемлекләр коллекциясе, үсемлекләр җыелмасы. Мин әле генә үзем гербарийлар карап утырган аудиториягә керәм. А.Расих. Бүлмә гөлләренең яфракларын һәм гербарийдагы яфракларны карагыз. Биология. Яшел үсемлекләрне киптереп, гербарий эшләү – бик җиңел эш, һәм аның яңалыгы да юк. Робинзон эзләреннән

2) Шундый коллекцияләрне саклау һәм аларны фәнни эшкәртү белән шөгыльләнә торган учреждение. Гербарийга экскурсиягә бару



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә