ГЕРБ и. нем. Дәүләтләрнең, шәһәрләрнең, сословие, ыру һ.б. шундыйларның флагларында, акчаларында, мөһерләрендә сурәтләнә торган махсус билге, символ. Әгәр Язкилде адәмнәре борынгы графлар кебек үз гербларын булдырсалар, Сәләхетдиннең гербы уртасында кытыршы яфраклы яшел кыяр чәчрәп торыр иде. А.Гыйләҗев. Зирәк акыл һәм үлемсезлек символы булган оча торган елан Идел Болгарының гербын бизәп торган. Р.Мостафин. Бу вакыйга онытылган иде, Күмгән иде тормыш өресе. Искә төште, искә төште күргәч Гербтагы чечен бүресен. Р.Харис



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә