ГЕРА’ЛЬДИКА и. лат. 1) Герблар төзү, аңлату һәм өйрәнү, дворян нәсел агачларын төзү эше. --- мондый геральдикага лаек бер генә саланы белә Фазыл: ул – Шәле! Казан утлары. Ананьино культурасына хас стильне чагылдыра торган геральдика үрнәкләре табылган. Ватаныбыз тарихы

2) Тарих фәненең гербларны өйрәнә торган аерым тармагы. Геральдика символикасына карата мөнәсәбәт үзебез яши торган җиргә мөнәсәбәт кебек булырга тиеш. Казан утлары



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә