ГЕПАТИТ и. гр. мед. Бавыр ялкынсынуы, шуннан гыйбарәт авыру; сары авыруы. Байтак еллардан бирле борчып килә торган «гепатит» дигән нәрсәдән арынып булмасмы икән соң? Г.Бәширов. Медицинада шиңмәс үлән ялкынсынуга каршы, антибактериаль, спазмолитик һәм үт кугыч дару сыйфатында, үт куыгы, үт юллары һәм бавыр авыруларыннан, холецеститлардан, гепатитлардан, үт-таш авыруларыннан кулланыла. Урман аптекасы |