ГЕОРГИН и. рус бот. (рус галиме И.И.Георги исеменнән) Оешма чәчәклеләр семьялыгына караган, төрле төстәге эре шарсыман чәчәкле күпьеллык үлән үсемлек, бакча гөле; дәлия. Руфинә --- ишекне ачты. Анда чал чәчле, күзлекле, кулына георгин чәчәкләре тоткан хатын күренде. Ф.Садриев. Урам чатында чәчкә сатучы очрады. Мәрьям аннан зур, йөнтәс, куе кызыл георгин сатып алды. М.Маликова. Георгиннарны, бүлбеләрен бүлеп, чыбыкчадан һәм орлыктан үрчетәләр. Йорт эшләре



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә