ГЕОМЕ’ТРИК с. Геометриягә караган, геометрия белән бәйле; геометриягә нигезләнгән. Андагы [сызымнардагы] математик, геометрик бәйләнешләрне төзеләсе бина үлчәмнәренә күчереп, аны төгәл, матур, мәһабәт итәргә теләгәннәр. Татарстан тарихыннан хикәяләр. Икенче буыннан башлап һәр буыны үзеннән алда килгән буынны бер үк санга тапкырлаганга тигез булган нульдән үзгә саннар эзлеклелеге «геометрик прогрессия» дип атала. Алгебра. Алтын сары, чия кызыл, ачык зәңгәр, миләүшә төсләр яссылыгында урнашкан геометрик фигуралар аерылып, аермачык булып күренеп тора. Казан утлары



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә