ГЕОЛОГОРАЗВЕ’ДКА и. рус Төрле файдалы казылмалар эзләү, табу һәм чыганакларны файдалануга әзерләүгә юнәлдерелгән геологик һ.б. махсус эшләр һәм чаралар комплексы. Ләкин менә син әйт, геологоразведкага «озын» акча өчен килмәдем, диген – гомергә ышанмаячакмын. И.Хуҗин. Ул нефть һәм газ тармагында (геологоразведка, чыганакларны эшкәртү, бораулау, скважиналарны тикшерү һәм башкасы) югары технологик хезмәт күрсәтү белән шөгыльләнә. Яңарыш |