ГЕОЛО’ГИЯ и. гр. Җир кабыгының һәм Җирнең тирәнрәк катламнарының составын, төзелешен, үзгәреш тарихын һәм файдалы казылмаларның Җир кабыгында урнашуын өйрәнә торган фән. --- бар шундый кызлар: йә була университетның әдәбият бүлегеннән, геологиядән, журналистикадан ---. М.Мәһдиев. Безнең геология партиясе беркетелгән разведрайон белән янәшә урнашкан боланчылык совхозында үз әнием шикелле якын күреп йөргән эвен карчыгы Анчак бар. М.Шабай. Ыссык күл буенда яшәгән халыклар тарихы һәм күл төбәге геологиясе Җир шарының бу кызыклы урыны турында безгә күп нәрсәләр сөйли. А.Муранов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә