ГЕОЛО’ГИК с. Геология белән бәйле, геологиягә караган, геология фәненә мөнәсәбәтле. --- Һиндстан спутнигы, беренче чиратта, метеорология службасына, геологик разведкага, сулыклар, каналлар өчен оптималь мәйданнар сайлап алу максатына хезмәт итәчәк. М.Мәһдиев. Әлеге таныкламаларның дөреслеген геологик тикшеренүләр дә раслый. Р.Мостафин. --- бик борынгы геологик эпохалар заманында хәзерге Кара диңгез, Каспий һәм Арал диңгезләре урынында --- борынгы бик зур Тетис диңгезе булганын ачыкладылар. А.Муранов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә