ГЕО’ЛОГ и. рус Геология белгече; файдалы казылмаларны эзләп табу белән шөгыльләнүче. Бу башта геолог, юрист, химик булырга хыялланган, әмма аларга керерлек әзерлеге булмаган. М.Мәһдиев. Геолог, төрле төстәге ташлар күрсәтә-күрсәтә, кайсы урында нинди казылма байлыклар ачканнарын сөйләде. М.Маликова. Академик И.М.Губкин җитәкчелегендәге геологлар, махсус тикшеренүләр үткәргәннән соң, Идел белән Урал арасында бик зур нефть ятмалары булырга тиеш дигән нәтиҗәгә киләләр. Татарстан тарихыннан хикәяләр |