ГЕОГРА’ФИЯ и. гр. 1) Җир шарының өслеген, аның табигый шартларын, төрле ресурсларын, халыкларның урнашуын һ.б.ш. өйрәнә торган фәннәр комплексы. Мәктәптә ул географияне һәм физкультура дәресләрен аерата нык яратты. А.Гыйләҗев. Физик географиягә гомуми җир белеме һәм ландшафт белеме керә. География белән чиктәш фәннәр: климат белеме, океанология, геокриология һ.б.

2) Билгеле әйбернең, күренешнең һ.б.ш. таралышы, урнашу киңлеге. Китапханәбездә саклана торган «Кыйссаи Йосыф» күчермәләренең табылу географиясе дә шактый киң. Казан утлары



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә