ГЕОГРА’ФИК с. Географиягә мөнәсәбәтле, географиягә караган. --- географик карталарда бөтенләй күрсәтелмәгән шушы елга без телгә алган кешеләрнең язмышында искиткеч зур роль уйнаячак. А.Гыйләҗев. Ул заманнарда, бигрәк тә күчмә тормыш шартларында, климатик һәм географик факторлар хәлиткеч роль уйнаган. Ә.Кәримуллин. Географик яктан ул Казакстан җире белән янәшә, Төркстан шәһәрләреннән аңа кәрван юлы сузыла ---. Г.Ахунов |