ГЕО’ГРАФ и. рус 1) География белгече, география фәнендә эшләүче, география белән шөгыльләнүче. Күпчелек географлар бу ике фаразны берләштерәләр. Р.Мостафин. Дөньяда күлләр бик күп. Ләкин, географлар һәм экономистлар фикеренчә, Каспий шикелле бай һәм үзенчәлекле күл бүтән беркайда да юк. А.Муранов. Гарәп географы Идриси тарафыннан 1154 елны сызылган дөнья картасында башкорт кабиләсе урнашкан җирләр Кама елгасының югары агымы ярларында итеп күрсәтелә. Ф.Гарипова

2) Уку йортында география фәнен укытучы педагог. Мәктәп, әйткәнемчә, мәшһүр. Директоры – географ Госман Бикташев, яшел френчтән, шахмат уйнарга ярата. М.Мәһдиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә