ГЕНОЦИД и. гр.-лат. Халыкның расасы, милләте яки дине белән аерылып торган группасын эзәрлекләү, үтерү, кыру – кешелеккә каршы кылынган иң явыз җинаятьләрнең берсе. Бу – чын мәгънәсендә геноцид, чөнки ватаннарыннан куылу вакытында әлеге халыкларның яртысына якыны һәлак ителгән. Т.Әйди. Сирин Сабиров үз илендә геноцид процедураларын башыннан кичерә, Акчуриннар исә, чит илгә качып та, коммунистлар эзәрлекләвеннән котыла алмыйлар. Казан утлары



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә