ГЕНОФОНД и. гр.-лат. Бер популяция, группа, төр, ыру, халык һ.б.ш. вәкилләренең геннар җыелмасы, шул берлекнең ген байлыгы. Минзәлә белән Актаныш тирәсендә инде ул татар кызларының иң гүзәл генофонды. М.Мәһдиев. --- бүтән телләрдә иҗат итүче егетләребезне нигә онытырга? Булган дәрт рухларының, иҗат мөмкинлекләренең беразын гына булса да уртак генофондыбыз тамырына нигә тоташтырырга тырышмаска? Р.Фәйзуллин. Бу тарихи көрәштә татар милләте үзенең нәсел чыдамлылыгын, генофондның үлемсез булуын раслады. А.Хәлим



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә