ГЕ’НИЙ и. лат. 1) Талантлылыкның, иҗади сәләтнең иң югары дәрәҗәсе 2) Талантлылыкның, сәләтлелекнең иң югары дәрәҗәсенә ия булган кеше. --- әдәбият-сәнгать даһиларына килгәндә, алар бит явызлык түгел, ә яхшылык генийлары, һәм аларга, кешелекне батыручыдан бигрәк, инсаниятне коткаручы орлыгы салынган була. Р.Сибат. Дошманың гел үзен «гений», Сине һаман чүп күрде. Ә.Синугыл-Куганаклы. Халык генийны тудыра, үстерә, аңарга тәҗрибә, акыл бирә, кулына корал тоттыра, аны ашата-эчертә, киендерә. Буш урында гений туа алмый! М.Маликова |