ГЕНИАЛЬ с. 1) Гений югарылыгындагы сәләткә ия, үтә талантлы. Гениаль галим. Гениаль язучы 2) Уйлап табу сәләтенең, талантның нәтиҗәсе, җимеше, гений чагылышы булып торган. Социализмның тигезләү идеясе – гениаль идея бит. Шуны юкка чыгаручы икенче максатны куясы булмаган. Ф.Садриев. Прогрессив галимнәр табигатьнең бу серен ачарга күп тапкырлар талпынып карадылар, байтак кына гениаль фикерләр әйттеләр. Г.Платонов |