ГЕНЕ’ТИКА и. гр. Организмнарның нәселдәнлек һәм үзгәрүчәнлек законнары турындагы фән. Генетика галиме академик Тимофеев-Ресовский әйтә торган булган: «Иң кирәк әйбер катлаулы булмый, ә катлаулы әйбернең кирәге булмый». М.Мәһдиев. Генетиканың бөек ачышларын кире кагып, советчыл Мичурин-Лысенко биологиясе уйлап чыгаручылар – бөтен дөньяны ипи белән тәэмин итә алырлык илне ачтан тилмертүчеләр дә шулар. А.Тимергалин. «Генетика» дигән фән белән таныш түгел бугай син, әнкәй. Р.Вәлиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә