ГЕНЕ’ТИК I с. 1) Генетикага бәйле, генетикага мөнәсәбәтле; геннар белән бәйле. Болай булмый, генетик яктан тикшертергә кирәк сезнең халыкны! М.Галиев. --- корылыкта уңыш бирә торган яңа сорт арыш, бодай чыгарырга кирәк. Яңа сорт чыгару генетик юл белән генә була. Х.Камалов

2) Генезиска бәйле, килеп чыгышына караган. --- бу ике язма вариантта, кайбер мөһим үзгәлекләр булуга карамастан, генетик уртаклык нык сизелә. М.Госман



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә