ГЕНЕРА’ЦИЯ и. лат. кит. 1) биол. Бер биологик төрнең бер үк вакытта туган вәкилләре; буын

2) Җитештерү, барлыкка китерү, тудыру. Соңгы елларда, җиһазларны реконструкцияләү һәм ремонтлау программасын тормышка ашыру нәтиҗәсендә, электр энергиясен иң күп кулланырга мәҗбүр булган вакытларда да, без аның ышанычлы һәм нәтиҗәле генерациясен тәэмин итә алдык. Ватаным Татарстан. Махсус стипендия иясе, Казан дәүләт техник университетының техник кибернетика һәм информатика магистратурасында укучы Илья Фёдоров гади кеше колагына бик сәер яңгырый торган өлкә – очраклы саннар генерациясе белән шөгыльләнә икән. Татарстан яшьләре



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә