ГЕНЕРА’ТОР и. лат. тех. Берәр матдә (мәс., ацетилен, боз, пар, газ һ.б.ш.) эшләп чыгара, электр энергиясе җитештерә яки энергиянең бер төрен икенчегә әверелдерә торган җайланма, аппарат яки машина. Әле кичә генә колхозга генератор алып кайттык... Ә.Гайнуллин. Пыяла көпшәнең икенче башына динамик урнаштырып, аңа тавыш генераторыннан билгеле бер ешлыктагы тавыш сигналы бирәләр. Физикадан мәсьәләләр җыентыгы. Ягулык, агым су һәм җил энергиясен электр энергиясенә әверелдерү өчен, төрле машиналар – пар һәм су турбиналары, электр генераторлары кулланыла. Серле кристаллар



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә