ГЕНЕРАЛЬ с. лат. 1) Төп, нигез. Сүз киләчәк эшебезнең формалары һәм Россиядә мәдәният үсешенең генераль мәсьәләләре турында барды. М.Сәлимҗанов 2) Гомуми, ныклап эшләнә торган, бик мөһим 3) Эшләнеше ягыннан иң тулы, иң җентекле, төп документ булып санала торган. Ул арада урман полосаларының генераль планы да газеталарда күренде. М.Мәһдиев. Нәрсә, Нурислам энекәш, генераль планга үзгәреш керттегезме әллә? Р.Вәлиев. Урам киптерүнең генераль планын расларга торганда, Рөстәм әнисенең ачулы тавышы ишетелде. Р.Хафизова 4) Аерым бер өлкәне, тармакны, оешмалар яки учреждениеләрне җитәкләгән, баш. Әйе, Зәлифә дә, башкалар шикелле, татар театры энтузиасты, предприятиенең генераль директоры Лемаев приказы белән ун көнгә эштән бушатылган иде. Р.Хисмәтуллин. Генераль прокурор. Генераль подрядчы. Генераль штаб 5) Хәлиткеч, соңгы, иң әһәмиятле. Әлеге уеннар һәм бигрәк тә 5 майда куелган спектакльләр 1906 елның 22 декабрендә уйналган әсәрләрнең генераль репетициясе ролен үти. Р.Әмирханов |