ГЕНЕРАЛИТЕТ җый. и. нем. 1) Армиянең югары командирлары составы, генераллар. – Сенат генералитеттан үзе теләгән кешене үзе билгеләсен, – дип җавап кайтара [хәрби коллегия]. Казан утлары. Генералитетның хәрби реформаларга карата фикерен белү 2) күч. Бер өлкәдә иң зур авторитетка ия шәхесләр яки иң югары катлам җитәкчеләр. --- аның янәшәсендә Мәскәүнең җинаятьчел «генералитеты» – Шаман, Дантес һәм әлегә шәхесен ачыклап булмаган ниндидер чандыр гәүдәле бер әфәнде утыра ---. Р.Мирхәйдәров |