ГЕНЕАЛО’ГИЯ и. гр. 1) Ыруның килеп чыгышын, тарихын өйрәнә торган тарихи дисциплина. Р.Фәхреддинов – тарих, педагогика, тел белеме, әдәбият, философия, сәнгать, география, этнография, генеалогия --- буенча төпле, тирән эчтәлекле хезмәтләр язган галим. Казан утлары 2) Ыруның тарихы, килеп чыгышы, шәҗәрә 3) Гомумән, берәр күренешнең килеп чыгышы, тарихы. Шулай итеп, ул татар нәкыш сәнгатенең тамырларын, традициясен эзли, аның генеалогиясен өйрәнә. Р.Вәлиев |