ГЕН и. гр. 1) Конкрет хромосоманың билгеле урынында урнашкан, кабатлану сәләтенә ия булган нәселдәнлек (генетик) мәгълүмат берәмлеге, нәселдәнлекне йөрткән материаль берәмлек. Әтәйләрнең геннарыннан күчкән, Иңгән, ахры, сеңгән бу каннарга: «Яшәсен...» дип кычкырасы килә Мәйданнарга чыгып, урамнарга... Л.Лерон

2) күч. Нәселдән килгән берәр характерлы билге, холыктагы яки кыяфәттәге үзенчәлек. Бу малайларның канында әллә борынгы болгар бабаларыбызның геннары уйный микән дип уйлап куям, Мансур! М.Мәһдиев. Сезнең кан тамырларында нинди геннар? Сез бит үзегезне тудырган, үстергән ата-аналарыгызга, әби-бабаларыгызга хыянәт итәсез. И.Салахов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә