ГЕМОГЛОБИН и. гр.-лат. мед. Кеше һәм югары төзелешле хайваннарның канында сулыш органнарыннан тукымаларга кислород йөртә торган, составында тимер булган кызыл пигмент. Әгәр кеше үзе сулаган һаваның кислородын гемоглобинның кызыл кан шарчыкларында калдырып, углекислый газын яңадан чыгарып ташлый икән, «кара алтын» дигәнебез исә һавага углеводород парлары бүлеп чыгара. Казан утлары. Кабат эчкәндә, женьшень организмны ныгыта, канда гемоглобин микъдарын арттыра, миокардиодистрофия, гипотония һәм гипертония вакытында организмга уңай тәэсир итә ---. Урман аптекасы |