ГЕЛИОЦЕНТРИЗМ и. гр.-лат. Планеталар системасының үзәге – Кояш дип раслый торган, Европада Коперник хезмәтләреннән соң геоцентризмны кысрыклап урнашкан тәгълимат. Ул Платон һәм Птолемейның (2 гасыр) космологик системаларын юкка чыгара һәм Галәмне аңлатуда Кояшның үзәк урын тотканлыгы (гелиоцентризм) карашын алга куя. К.Гыйззәтов |