ГЕ’ЛИЙ и. гр. хим. Инерт газлардан, төссез, иссез, водородтан соң иң җиңел газ, химик элемент. Гелий һәм азот катнашмасының нормаль халәттәге тыгызлыгы S = 0,60 г/л. Бу катнашмадагы гелий атомнарының концентрациясен табыгыз. Физикадан мәсьәләләр җыентыгы. Дөрес, Швейцария инженеры Кемер 1964 елда акваланг белән 300 метрга төшә, ләкин ул, сулау өчен, һава урынына баллонга кислород белән гелий катнашмасын тутыра. Кызыклы ихтиология |