ГЕ’Л-ГЕЛ рәв. 1) Һәрвакыт, һаман саен, даими рәвештә. Җилләр гел-гел дуламаслар, Тынар бер бураны да... Л.Лерон. Гел-гел өскә чөелеп йөри торгач, Кул тубы болай дип уй йөрткән: «Мин очамын, димәк, мин канатлы, Мин төшмәскә тиеш биектән...» Ф.Яруллин 2) Бик еш. Әйдә, гел-гел туй булмый, әкрен генә бар да җайланыр, бурыч та түләнер дип фикер йөртте. Казан утлары |