ГЕЛӘН рәв. диал. 1) к. гел (1 мәгъ.). Сабак бирмәй, таяк бирә гелән ул, Әмәндә үзенең бар алганы шул! Дәрдемәнд. – Җәүдәт абзый, кичер инде. Гелән дә алай итмәбез инде, – дигәч, сынау шарты белән, мин аларны калдырдым. Җ.Фәйзи. Атларны мин камчы белән түгел, Солы белән куганны белгән. Камчы ысулы белән атларның Сулыш була кысулы гелән. Ә.Синугыл-Куганаклы 2) к. гел (7 мәгъ.). – Аты – Александр, безнеңчә Искәндәр, – диде атасы, гелән исе китмичә. М.Хәбибуллин. Мин дә гелән яманлык булып кына кайтты димим ич. М.Хәсәнов |