ГЕКТО’ГРАФ и. гр. Әзер басма текстның яки кулъязманың күчермәсен желатин өслеккә алып, шуны күбәйтү өчен үтә гади басу аппараты. Ибраһим Аитов истәлегеннән Фатихның [Ф.Әмирханның], Гассар белән бергә, гектографта листовкалар басып таратуда катнашканлыгы билгеле. И.Нуруллин. Яшерен рәвештә, гектографта басып, «Әлислах» газетасы чыгардылар. Казан утлары |