ГЕКТАРЛЫК с. 1) Бер яки күпмедер гектар тәшкил иткән. Авылдан чыгып бераз баргач, кырык-илле гектарлык җиләк-җимеш бакчасы буена килеп чыктылар. Г.Бәширов. Ун километр чамасы юл баргач, түбәнрәк җирдә берничә генә гектарлык урман. А.Таһиров 2) Бер яки башка билгеле гектарга җитәрлек. Шуннан кызыксынып китеп, мин аннан бер гектарлык кукуруз орлыгы соратып алдырып, үзебезнең кырга чәчеп карадык. В.Нуруллин |