ГЕКТАРЛАП с. 1. Бер яки күпмедер гектар күләмендә, билгеле гектар чамасы. Солыбыз гына да бер утыз гектарлап бардыр әле. Г.Бәширов

2. рәв. мәгъ. Гектар белән исәпләгәндә, гектарларга бүлеп. Урман мәйданнарын гектарлап санар чаклар үтеп бара, һәр агач, һәр яшел яфракны берәмләп санарга туры килмәгәе. М.Зарипов. Гаилә башына гектарлап бүлеп бирәләр ул колхоз бәрәңгесен. К.Кәримов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә