ГЕКТАР и. гр.-фр. 10000 кв. метрга тигез җир мәйданын үлчәү берәмлеге. Гектарыннан тартып-сузып сигез-тугыз центнер арыш алган басулардан егермешәр-утызар центнер уңыш каералар. Ф.Яруллин. Инде нибары ике мең гектар чәчәсе җир кала. И.Салахов. Биредә менә безнең аркада җиде йөз гектар алма бакчасын су күмә. Ә.Гаффар



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә