ГЕ’ЙША и. яп. Япониядә музыка, бию, теләсә нинди темага әңгәмә алып бару, чәй әзерләү церемониясе сәнгатенә һ.б.ш. махсус өйрәтелгән, банкет, мәҗлесләргә кунакчыл хуҗабикә роленә чакырыла, һәрвакыт традицион макияж һәм причёска белән кимонодан йөри торган түләүле хатын-кыз. Тыңлаучыларга гейшалар самурайларның серләрен ачарга җыеналар, «сакура», «суши», «каратэ» кебек мәдәни стереотиплар турында мәгълүмат бирмәкчеләр. Л.Шәкүрова. Яллар җитүгә, Чирмешәненә кайтып китә дә япон гейшалары төсле вак-вак атлап килә кире шәһәргә. Татарстан яшьләре



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә