ГЕ’ЙЗЕР и. исл. Хәрәкәттәге яки күптән түгел генә сүнгән вулканнар зоналарында урнашкан, әледән-әле кайнар су һәм пар бәреп торган чыганак. Камчаткадагы гейзерлар үзәне. Баганаларның эче куыш, шунлыктан алар ике-өч метр биеклектә катып калган гейзерларга охшап торалар. А.Муранов. Камчаткага аяк баскан һәр кадерле кунакка сыйның иң зурысы итеп Гейзерлар үзәнен күрсәтергә тырышалар. М.Маликова. Кайнар чыганакларда һәм гейзерларда йомырка пешереп була, алардагы суның температурасы кайберләрендә +120º ка җитә. Кызыклы география



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә